Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсендә мәктәпкәчә белем бирүче педагоглар ярышты

Шушы көннәрдә «Ел тәрбиячесе-2022» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Быел конкурста җиде мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары катнашты. Конкурс өч этапта узды.

Финалда катнашучылар балалар белән чара, иҗади презентация күрсәттеләр. Алар барышында үзләренең педагогик осталыкларын, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үсеше  өчен мөһим алымнар күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс лауреатлары, призерлары һәм җиңүчесе билгеләнде. «Ел тәрбиячесе-2022» конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе дип Балык Бистәсенең «Йолдыз» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Сафина танылды.
Җиңүчеләр Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Фарзекаева һәм «Бәләкәч»балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Сираҗиева булдылар.
«Ягодка» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Зноянова һәм «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Шакирова лауреатлар булды.
Конкурста катнашучыларны Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге Илсур Садыйков һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Вера Малакаева котладылар.  Аларга Дипломнар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Ел тәрбиячесе - 2022» конкурсының зона этабында район данын  Алсу Сафина һәм Рузилә Фарзекаева яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса