Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында “Аерылып тор” акциясе узды
Күптән түгел Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында үткәрелгән чара көзге табигать шартларының күңелсез булуына да карамастан балаларның йөзләрендә елмаю хисе уятты
. Биредә “Аерылып тор” акция кысаларында узган чараның максаты тәүлекнең караңгы вакытында үз-үзеңне тотуга бәйләнгән. Юлны аркылы чыкканда, юл буйлап хәрәкәт иткәндә фликерлар – яктылык кайтаручы элементлар куллану, аларны киемнәргә беркетү- балаларга әнә шул таләпләр аңлатылды.
Бу көнне балалар янына “Юл хәрәкәте иминлеге” Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары буенча бүлек җитәкчесе Т. Егорова һәм Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге инспекция бүлеге җитәкчесе А. Исмәгыйлов килделәр.
Балалар остазлары җитәкчелегендә әзерләнгән флэшмобларын күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм чарага килгән ата-аналарга буклетлар тапшырдылар.
Соңыннан барлык балаларга да югарыда аталган элементлар – фликерлар бүләк ителде.
Гөлшат Кәримуллина,
“Йолдыз”балалар
бакчасы методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев