Балык Бистәсе яшь автомодельчеләре уңышка ирешкән
Мәгариф

Балык Бистәсе яшь автомодельчеләре уңышка ирешкән

Узган ял көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында автомодельләр буенча республика шәхси-команда ярышлары узды. 

Анда район балалар иҗат үзәге командасы уңышлы чыгыш ясады.  В. Абдуллин, К. Подгорнов һәм К. Мотыйгуллин  катнашындагы команда (җитәкчеләре -өстәмә белем бирү педагоглары А. Зәйнуллин, В. Елисеев) икенче урынны яуладылар. Моннан тыш, Кирилл Подгорнов (РМ-В классы) һәм Камил Мотыйгуллин (АМ-Э2 классы) призлы урынга лаек булдылар. Команданы яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз.
Игорь Пузырьков.


Нет комментариев