Балык Бистәсе “Салават күпере” балалар бакчасында Әниләр көне уздырганнар
Әнисен җитәкләп бакчага килгән балаларны еш күзәтәбез. Алардан да бәхетле беркем юктыр. Әнисенең назын сабый чагыннан ук белеп, тоеп үсә ул. Шуңа да ел саен Әниләр көне безнең “Салават күпере” балалар бакчасында гөрләп уза. Балалар бәйрәмне көтеп алалар, аңа ныклап әзерләнәләр.
Быел да кечкенәләр төркемендә “Әниләрнең ярдәмчеләре” дип аталган стена газетасы ясалды, “Әниемнең тырыш куллары” дигән конкурс оештырылды. Анда катнашкан аналарга истәлек бүләкләре һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Моннан тыш нәниләребез әниләренә бүләк тә әзерләделәр.
Өлкәннәр группасында исә әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә һәм конкурсларның тәрбияви роле дә зур әлбәттә. Бала кечкенәдән әнисенең шөгылен күреп, танып үсә, тырышлыгына соклану уяна. Һәр ике төркемдә дә җыр, шигырь, күмәк биюләргә уралган кичә, чын мәгънәсендә, барыбыз өчен дә матур бәйрәм булып узды.
Фәния Газизҗанова,
Нурфия Галиуллина,
“Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа