Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районында балаларның җәйге яллары күңелле һәм файдалы үтә

Күптән түгел балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре “Авыл офыклары” редакциясе журналисты белән берлектә мәктәп алды, эш һәм ял лагерьларының эшчәнлеге белән танышу максатыннан Корноухово, Олы Елга, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш мәктәпләрендә булып кайттылар. 

Корноухово мәктәп алды “Радуга” лагерына 9 бала йөргән. Ә без аларның иртәнге аштан соң ишегалдына чыгып төрле уеннарда катнашкан вакытына туры килдек. “Огородник” рус халык һәм “Чүлмәк” татар халык уеннарын безгә дә уйнап күрсәттеләр. Аннан сыйныф бүлмәсенә “Бергә укыйбыз” исемле әдәби марафонда катнашырга җыелдылар. “Әлеге лагерьга беренче ел йөрим. Миңа монда бик ошый. Төрле чараларда катнашам. Дусларым да бар биредә. Софья, Гадел, Айнур,  - дип санады аларны Дилә  Бикметова. Аның янәшәсендә басып торучы дусты Софья Молгачева да уй-хисләре белән бүлешергә ашыкты. “Башлангыч сыйныфта укыган вакыттан бирле һәр елны әлеге лагерьга йөрим. Быел алтынчыны тәмамладым. Биредә бик күңелле. Төрле уеннар уйныйбыз, кызыклы чараларда катнашабыз, фильмнар карыйбыз. Бер көнне районга экскурсиягә бардык. “Дельфин”да булдык, аннан яр буенда йөрдек”,-дип сөйләде ул.
Олы Елга мәктәбенең “Дулкын” эш һәм ял лагерына йөрүчеләр бакчада виктория җиләге һәм чәчәк түтәлләрен чүпләрдән арындыралар иде. “Алар ун бөртек. Тирә-юньдәге чисталык һәм матурлык аларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүген алар белән китапханәдә “Анда могҗизалар...” исемле чара да оештырырга планлаштырдык”,- дип сөйләде эш һәм ял лагеры җитәкчесе Алсу Сәләхова. 
(тулысынча газетадан укый аласыз)

Гөлназ Зарипова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса