Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында сабыйлар өчен Сабантуй оештырылды

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, барлык мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар, кайткан кунаклар мәчет мөтәвәллияте ярдәме белән оештырылган Сабантуйда катнаштылар.

31 май көнне Яңа Арыш мәдәният йорты каршында Халыкара балаларны яклау көне алдыннан сабыйлар өчен дини Сабантуй оештырылды. Бигрәк тә балалар өчен куанычлы, көтеп алынган бәйрәм булды ул. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, барлык мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар, кайткан кунаклар биредә иде бу көнне.  Дини Сабантуй мәчет мөтәвәллияте ярдәме белән оештырылды. Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Гөлүзә Ситдикова башлап җибәрде. Аннан соң нур өстенә нур булып Фәрит хәзрәтнең  вәгазе тыңланды. 
-Бу бәйрәмнең авылыбызда тәүге тапкыр оештырылуы гына. Алга таба киң колач алыр, дип ышанып калам, -диде сәламләү сүзләрендә Яңа Арыш мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин. Яңа Арыш мәктәбе укытучысы, "Иман нуры" мәчетендә балаларга дини белем бирүче мөгаллимә Галия Нәбиуллина мәчеткә укырга йөрүче укучыларга уен-имтихан үткәрде. Балалар тапкыр җаваплары белән сөендерделәр. Кайткан кунаклар да читтә калмады. Барысына да сокланып, сөбеханалла дип тыңлап тордык. Белемнең ни дәрәҗәдә кирәкле һәм кыйммәтле булуын аңладык бу көнне. Дини юнәлеш бирүче, әйдәп баручы мөгаллимә Галия Нәбиуллинага чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
 (Тулысынча газетадан укый аласыз)


Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса