Ул милли проект ярдәмендә тормышка ашырыла.
Кичә районыбызның ике мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Олы Мәшләк һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләре театрләштерелгән чыгыш белән каршы алдылар. Кунаклар үзләрен шахматлар әкият илендә дип хис итте. Бу чарада мәктәп буенча оештырылган шахмат уены җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков әлеге юнәлештә уңышлар теләде. Соңыннан үзе дә шахмат уенында көчен сынап карады.
(Язманың тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз)
Гөлназ Зарипова
Нет комментариев