Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы мөгаллимәсе үрләр яулый

Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район мәгариф бүлегенә Күгәрчен мәктәбенең  инглиз теле укытучысы Гөлчәчәк Таһир кызы Әгъзәмованың Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” журналы редакциясе белән берлектә оештырылган “Авыл укытучысы” бәйгесендә катнашып, “Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә җиңүче булуы турында сөенечле хәбәр килеп иреште.

Әлеге конкурс үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү,  уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатыннан оештырыла.
–“Авыл укытучысы” конкурсының беренче этабында редакция тәкъдим иткән темага эссе язып җибәрергә тиеш идек. Мин “Гаджетлар: яманнан яхшыга” темасын инглиз телендә сайладым. 100 конкурсант арасыннан икенче турга һәм аннан финалга үтү җиңелләрдән булмаса да, тырышлыгым эзсез үтмәде,–дип шатлыгы белән уртаклаша Гөлчәчәк Әгъзәмова.
Бәйгенең финал өлешендә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары белән “Ачык дәрес” уздыру, анда үзең укыткан предметның әһәмияте, укытуда кулланылган яңа алымнар һәм казанышлар белән таныштыру укытучыдан ныклы белем, һөнәри осталык та сорый. Дәресләрне исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри бәяли.
–Уңышларымда үзем белем алган Котлы Бөкәш мәктәбе укытучыларының да хезмәт өлеше бар. Аларда алган тәүге белемем белән биеклеккә атлыйм. Мөгаллимнәремә бик рәхмәтлемен,–ди Гөлчәчәк Таһир кызы. 
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләрне “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева тапшыра. Тантанада шулай ук якташыбыз, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да катнаша, мөгаллимнәрне җиңүләре белән кайнар котлый. Без дә, үз чиратыбызда, зур уңышка ирешкән Гөлчәчәк Әгъзәмовага изге теләкләребезне җиткерәбез: киләчәгенә матур үрләр, яңа күркәм биеклекләр телибез!

Фәрвәз Каюмова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса