Балык Бистәсе район мәдәният йортында нинди форум узды
Форумда катнаштылар
Күптән түгел район мәдәният йортында «Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумы»ның муниципаль этабы узды.
Анда балалар хәрәкәте активистлары һәм лидерлары, балалар иҗтимагый оешмалары укучылар үзидарәсе органнары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, район мәгариф оешмаларының педагог-оештыручылары катнашты.
Форумда район биләмәсендә гамәлгә куелачак барлык идея һәм проектлар буенча фикер алышу булды.
Тәкъдим ителгән идеяләрнең яхшылары йомгаклау резолюциясенә кертелде. Иң яхшы педагоглар һәм активистлар Татарстан Республикасы балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Якын арада «Иң яхшы балалар инициативасы" республика социаль проектлар конкурсы старт ала. Анда балалар янә үз идеяләрен тәкъдим итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа