Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе муниципаль районында "Ел укытучысы-2022”  Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды 

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районының "Балалар иҗаты үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында "Ел укытучысы-2022”  Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. 

Анда барлыгы 11 педагог катнашты. Жюри әгъзалары аларның чыгышларына үз бәяләрен бирделәр, 3 номинациядә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. "Ел укытучысы” номинациясендә – Лилия Вакыйф кызы Сөнгатуллина, Рөстәм Рәфгать улы Шакиров, “Педагогик дебют” номинациясендә -  Алена Олеговна Яковлева, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Фәридә Солтангали кызы Гарипова иң яхшылары дип табылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков   җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады, матур теләкләрен теләде һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса