Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе мәктәпләрендә спорт ярышлары еш була

 спортка ярдәм

  Якташыбыз Мансур Һашимовның матди ярдәме белән спортның шактый төрләре буенча бәйгеләр оештырылып тора. 
  Бу юлы аның призына ике күрше мәктәпләр - Күгәрчен белән Юлсубино яшь спортчылары арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. Очрашу дусларча булганлыктан, ике команда да җиңүчеләр булып калдылар, призлар да тигез бүленде.
Ә “Рыбно-Слободский Универсальстрой” җәмгыяте директоры Рәмис Гаянов исә үз призына мини-футбол буенча бәйге оештырды.
  Командалар арасында беренче-өченче урыннарны 2 нче номерлы Балык Бистәсе мәктәбе, Ямаш мәктәбе һәм Балык Бистәсе гимназиясе бүлештеләр. Әмир Юсупов (2 нче номерлы мәктәп)–«Иң яхшы һөҗүмче», Айдар Галиуллин (гимназия)–“Иң яхшы сакчы”, Рифат Насретдинов (Ямаш мәктәбе) “Иң яхшы капкачы” булып танылдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса