Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында семинар узды
Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең инновацион эшчәнлеге» темасына семинар үтте. Анда Балык Бистәсе районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.
Җыелыш “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче сабыйларның сәламләве һәм бию башкаруы белән башланып китте. Педагоглар “Комлы картина”, “Көзге пейзаж”, “Тылсымлы сурәтләр” исемле мастер-классларда катнаштылар. Монда буягычлар һәм ком белән рәсем ясау серләре турында сөйләделәр.
“Бәләкәч” балалар бакчасы методисты Земфира Сәлахиева “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эш практикасында заманча педагогик технологияләр” темасы белән чыгыш ясады. Үзенең “Яшел дөнья” электрон дидактик уенын тәкъдим итте. Шулай ук Олы Мәшләк мәктәбеннән Гөлия Нуриева, “Колосок” Анатыш балалар бакчасыннан Гөлзидә Хәсәнова, “Березка” район балалар бакчасыннан Венера Зыятдиновалар инновацион технологияләрне куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар җылы һәм тату атмосферада узды.
Диләрә Гыйниятова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа