Балык Бистәсе агротехникум студенты Worldskills бәйгесендә җиңү яулады
Октябрь ае азагында махсус хезмәт күрсәтү үзәге булган “Сервис халыкара колледжы” базасында Worldskills халыкара хәрәкәтенең чемпионаты кысаларында, бердәнбер милли компетенция буларак “Осетин камыр ашлары пешерү” буенча ярышлар булып узды.
Чемпионатның төп максаты эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм яшьләр арасында талантлы студентларны ачыклау.
Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 15 студент һәм эшләүче яшьләрдән 2 вәкил катнашты.
Конкурс биремнәре өстендә эшләгән вакытта катнашучылар ризыкны әзерләүдә заманча технологияләрне куллану алымнарын, санитар нормалар һәм кагыйдәләрне белүләрен күрсәтергә тиеш иделәр. Аларның эшләре объектив һәм субъектив критерийлар белән берничә эксперт төркемнәре тарафыннан бәяләнде.
Районыбыз агротехникумының данын “Повар. Кондитер” һөнәре буенча укучы Милена Зәйнуллина яклады.
Көчле көндәшлек шартларында барган ярышта ул дүртенче урынны алды һәм шушы нәтиҗә белән әлеге чемпионатның төбәкара өлешендә шушы ук компетенциядә катнашу хокукына ия булды. Без аңа алдагы бәйгедә зур уңышлар, югары һөнәри осталыкка ия булуын телибез.
Люция Дубровина,
район
агротехникумының
директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа