Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе  педагог-оештыручысы, “Бердәмлек” иҗтимагый балалар оешмасы җитәкчесе финалда отты
Мәгариф

Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе  педагог-оештыручысы, “Бердәмлек” иҗтимагый балалар оешмасы җитәкчесе финалда отты

Күптән түгел “Идел” яшьләр үзәгендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары һәм җитәкчеләренең  “Ел лидеры-2018” республика конкурсының соңгы этабы узды. Ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм төбәкара иҗтимагый оешма тарафыннан оештырылды.

16 нчы тапкыр уздырылучы әлеге конкурска Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе  педагог-оештыручысы, “Бердәмлек” иҗтимагый балалар оешмасы җитәкчесе Алинә Гыйлемҗанова чакыру алды.
Казан шәһәрендә үткәрелгән финалда ул үз номинациясендә җиңү яулады һәм министр Д. Фәттахов кулыннан III дәрәҗәдәге Диплом белән статуэтка алды.


Нет комментариев