Бу көннәрдә газетабызга район мәгариф бүлегеннән сөенечле хәбәрләр алынды. 9 февральдә Иннполис Университетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, элемтә мәгълүмати чаралары министры Роман Шәйхетдинов катнашында "IT-чемпион" республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләр арасында безнең балыкбистәлеләр дә бар.
Конкурс, нигездә, "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үтте."Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабында иң күп балл (11294) җыйган Балык Бистәсе гимназиясеннән Ислам Әхмәтҗанов, Шомбыттан Рәсүл Фәрзетдинов (10640 балл), Күгәрчен мәктәбеннән Дилә Гатауллинага (9073 балл) бәйрәм тантанасында планшетлар һәм Дипломнар тапшырылды. Ә конкурсның икенче этабында җиңү яулаган Шомбыт мәктәбе укучысы Ильвир Шакиров смартфон белән бүләкләнде. Әлбәттә, әлеге җиңүләрдә укучыларның әти-әниләре, туганнары һәм дусларының булышлыгы зур. Моның өчен бәйгедә катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль Порталына теркәлергә һәм шәхси кабинет аша электрон түләүләр башкару кирәк иде.
-Барыбыз да бик тырыштык инде,-ди Күгәрченнән Диләнең әнисе Фәния ханым. -Аның каравы үзебез өчен күпме файдалы эш эшләнде. Өйдән чыкмыйча гына су, газ һәм башкалар өчен килгән квитанцияләргә интернет аша түләү күпме вакытыбызны экономияләде. Әле кесә телефоннарына акча салу да, процент алынмыйча, шушы юл белән башкарылды.
Өлкән яшьтәге авылдашларына да бик теләп булыша Фәния. Әнә шулай электрон түләүләр "IT-чемпион" республика конкурсында катнашкан кызы Дилә Гатауллинага өстәмә баллар китерә.
Шомбыт мәктәбен исә аерым атап үтү кирәктер. "IT-чемпион" бәйгесендә катнашуы һәм җиңүе белән коллектив үзенең бердәмлеген, тырышлыгын янәдән бер раслады. "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүгә лаек булган шомбытлылар әлеге тантанада плазмалы телевизор белән бүләкләнделәр. Алда әйтеп үткәнемчә, әлеге мәктәптән ике укучы-республика, ә Булат Гайнетдинов район буенча призлы урынга ирештеләр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрваз Кәюмова.
Нет комментариев