Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсеннән бер төркем балалар көзге каникулларын ял лагерында үткәрделәр

Көзге каникуллар вакытында Балык Бистәсеннән 10 бала Биектау районында урнашкан профильле "Байтик" лагеренда ял итеп кайткан.

Төрле кызыклы чаралар, атта йөрү, гитарада уйнау, күңелле хикәяләр сөйләү, игромания, мавыктыргыч дәресләр белән үрелгән ял укучылар күңеленә хуш килгән. Алар роботатехника, архитектура, дизайн, видеомастер, айпад, планшет, театраль сәнгать буенча белемнәрен арттырганнар. Беренче көннән үк дуслар табып күңелле аралашканнар. Лагерьның соңгы көннәрендә балалар үзләре төзегән проектлар белән чыгыш ясаганнар. Айзилә Дормидонтова һәм Регина Габдрахманова архитектура һәм дизайн буенча кәгазьдән күлмәк теккәннәр. Имран Дормидонтов робототехника дәресендә үзенең роботын эшләгән. Балаларның һәрберсе диярлек сертификат, грамоталар алып кайтканнар. Декабрь аенда Яр Чаллы "Жемчужина" санаториясе 21 көн уку һәм ял программасы белән балаларны үзенә чакыра. Кызыксындырган сорау булса, балалар иҗат үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев