Балык Бистәсенең “ Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны чисталыкка өндиләр
"Безнең чиста авылда яшисебез килә!",- "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әзерлек группасына йөрүче балалар менә шундый лозунг белән чыктылар Балык Бистәсе урамнарына. Чыннан да, әйләнә -тирә мөхитнең пычрануы безнең көннәрдә бик актуаль проблемага әверелде. Ә табигатькә сакчыл карашны балачактан тәрбияләргә кирәк. Балалар бакчасында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Төрле чаралар...
"Безнең чиста авылда яшисебез килә!",- "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әзерлек группасына йөрүче балалар менә шундый лозунг белән чыктылар Балык Бистәсе урамнарына. Чыннан да, әйләнә -тирә мөхитнең пычрануы безнең көннәрдә бик актуаль проблемага әверелде. Ә табигатькә сакчыл карашны балачактан тәрбияләргә кирәк. Балалар бакчасында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Төрле чаралар уздыралар, макуларура җыялар, балаларны урамда чүп ташламаска өйрәтәләр.
Ә бу көнне балалар үзләре тәрбиячеләр ролендә булдылар. Балыкбистәлеләрне табигатькә карата сакчыл булырга өндәделәр, үзләре ясаган рәсемнәрне, листовкалар тараттылар. Бу эшне алар зур канәгатьлек, шат күңел белән башкардылар.
Балалар урамда туктатып мөрәҗәгать иткән кешеләр табигатькә сакчылрак карый башларлар дип ышанасы килә. Шул вакытта гына, дөньябыз чистарак, яктырак булачак бит.
Гөлназ Нуриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев