Балык Бистәсенең иң яхшы әтиләре Югары Тегермәнлек авылына җыелдылар ( ФОТОГАЛЕРЕЯ)
Югары Тегермәнлек һәм Түбән Тегермәнлек мәктәпләре, балалар бакчалары базасында Балык бистәсе әтиләр конференциясе булып узды. Анда районның әтиләр Советы әгъзалары, мәгариф учреждениеләренең әтиләр Советы рәисләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм башкалар катнашты.
Конференция ике мәктәптә, балалар бакчаларында әтиләр Советы катнашында сыйныфтан тыш чаралар үткәрүдән башланды. Педагог-психологлар "Әти булу-- иң зур җаваплылык" темасына ата-аналар җыелышлары да уздырдылар. Соңыннан кунаклар өчен "Акчарлак" балалар һәм үсмерләр социаль прииютының спорт-сәламәтләндерү үзәгенә экскурция оештырылды.
Конференциянең пленар утырышы Югары Тегермәнлек мәдәният йортында узды. Анда районның әтиләр Советы рәисе Илсур Садыйков "Мәгариф учреждениеләрендә әтиләр советларының балалар тәрбияләүгә керткән өлеше турында"гы доклад белән чыкты. Ул Түбән һәм Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш, Шомбыт, Биектау мәктәпләрендә, район үзәгенең "Мишутка", "Березка", Олы Елганың "Умырзая" балалар бакчаларында әтиләр советларының аеруча нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте.
Фикер алышуларда Күгәрчен мәктәбенең әтиләр советы рәисе Рөстәм Шакиров, "Акчарлак" приюты мөдире Гөлфия Әмирова, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гүзәлия Баһаветдинова, полициянең участок уполномоченныйлары начальнигы Ленар Хәбибуллин катнаштылар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев