Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык - Бистәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика күләм хәйрия акциясе кысаларында чара узды

Балык Бистәсе мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта "Мәктәпкә җыенырга булыш" республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында чара узды. Инде берничә ел рәттән "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең төбәк бүлеге, оешма җитәкчеләре яңа уку елы башланыр алдыннан күп балалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләрдәге беренче класска баручы балаларны шатландыралар. Быел да, алар балаларга...

Балык Бистәсе мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта "Мәктәпкә җыенырга булыш" республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында чара узды.
Инде берничә ел рәттән "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең төбәк бүлеге, оешма җитәкчеләре яңа уку елы башланыр алдыннан күп балалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләрдәге беренче класска баручы балаларны шатландыралар. Быел да, алар балаларга бүләккә ранецлар, спорт киемнәре әзерләделәр һәм акчалата ярдәм күрсәтеләр.
Бәйрәм балалар сәнгать мәктәбе "Музыкаль капель" вокаль ансамбле чыгышы белән башланды. Аннан бәйрәмне алып баручы, балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Владимир Банницын сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллинга бирде.
- Безнең район һәр елны "Мәктәпкә җыенырга булыш" республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында актив катнаша. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Министрлар Кабинеты, муниципаль район башлыгы Илһам Валеев һәм оешма, учреждение җитәкчеләре тарафыннан балаларга зур игьтибар бирелә. Яңа уку елына балалар бакчалары, мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү эшләрен тәмамладык, район үзәгендәге икенче мәктәптә капиталь ремонт ясалды, - диде ул үз чыгышында һәм әлеге чарага үзләреннән өлеш керткән оешма, учреждение җитәкчеләренә район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Рашат Хәбибуллин һәм "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең район бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лидия Касыймова беренче сыйныфка баручы ун малай һәм кыз баланы котладылар, "Бердәм Россия" сәяси фиркасе исеменнән ранецлар тапшырдылар. Калган балаларга шундый бүләкләрне район суды, Сбербанк, «Универсалстрой», район үзәк хастаханәсе, «Ак Барс банк», "Авыл офыклары" район газетасы, Росреестр, Балык Бистәсе поселогы башкарма комитеты, социаль иминият бүлеге, Пенсия фондының район идарәсе, прокуратура, район ветеринария берләшмәсе, шәхси эшмәкәрләр Руслан Дормидонтов, Олег Кузьмин и башкалар тапшырдылар.
- "Мәктәпкә җыенырга булыш" республикакүләм хәйрия акциясе 1 августта старт алды. Ә аңа әзерләнү эшләрен районның халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә май аеннан ук башладык. 7-8 августта әлеге чаралар Олы Мәшләк, Котлы-Бөкәш, Масловка, Яңа Арыш, Күгәрчен, Биектау, Олы Елга, Корноухово, Ш. Тулуш, Күки авылы мәктәпләрендә узды. Кайбер балаларга бүләкләр өйләрендә тапшырылды. Бүләкләр барлыгы 12 беренче сыйныфка баручы һәм 67 2-11 нче сыйныфта укучы балаларга бирелде. Хәйриядә катнашучы һәрберегезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аерата җылы сүзләребезне елда 5-6 балага бүләк әзерләүче, район элемтә оешмасы җитәкчесе Гәбделбакый Абдуллинга әйтәсебез килә, - диде үзенең чыгышында район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты, әлеге чараның җаваплысы Рәфыйга Ихсанова.
Бәйрәм Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге "Кама йолдызчыклары" күрсәтмә хореографик ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Чарада катнашучылар барысы да канәгать булып өйләренә таралыштылар. Киләсе уку елы уңышлы булсын иде дигән теләктә калыйк.
Тансылу Минһаҗева.
фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев