Билгеле булганча, 2014 елның март аенда "Бердәм Россия" сәяси партиясе авыл мәктәпләре спорт залларын төзекләндерү, реконструкцияләү буенча федераль программага старт бирде.
Өч елга исәпләнгән проект авылларда массакүләм спортны үстерү, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен шартлар тудыруны максат итеп куя. Бу программа Татарстанда да уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Безнең районда исә мондый бәхет Яңа Арыш һәм Күгәрчен мәктәпләренә елмайды.
Күгәрчен мәктәбенә киңәшмәгә җыелган мәктәп директорлары, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучылары эшне төзекләндерелгән спорт залы белән танышудан башлап җибәрделәр. Төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән зал ялт итеп тора хәзер. Рәмис Гаянов җитәкчелегендәге "Универсалстрой" ачык акционерлык жәмгыяте төзүчеләре төзекләндерү эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып чыкканнар. Тәрәзә, ишекләрен алыштырганнар, яңа идән җәйгәннәр, түшәм, диварларын буяганнар.
Бәхет дигәннән, бу программага керү өчен аерым шартларның үтәлүе сорала икән. Әйтик, балалар саны билгеле күләмнән ким булмаска тиеш. Сан белән генә дә түгел, укучыларның спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүләре дә исәпкә алына. Бу җәһәттән, күгәрченлеләр күпләргә үрнәк инде. Бигрәк тә спортның татарча көрәш, бадминтон, волейбол, хоккей кебек төрләрен яраталар биредә. Гамил Шәмсевәлиев әзерләгән яшь көрәшчеләр, Марат Хөснетдиновның бадминтончылары район, республика ярышларының призерлары булып танылдылар. Мәктәп директорлары да киңәшмәгә килгәннәрен дә онытып бадминтон уенын күзәттеләр. Әдилә Мигарипованың, Чулпан Муллаәхмәтованың, Рәмис Нәбиуллинның, Ислам Әгъзамовның осталыкларына сокланмаслык та түгел шул. Сетка аша очып йөргән воланга күз иярми.
Көлеп торган, яңартылган зал үзенә тартып тора. Моннан болай Күгәрчен мәктәбендә спорт белән шөгыльләнүче балалар тагын да артыр, ярышларда ирешкән уңышлары ишәер әлбәттә.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев