"Сәләт" - белем һәм фәнгә тартылучы яшьләрне берләштерүче һәм җыючы мөхит ул. Моның өчен берләшмә тарафыннан ел дәвамында һәм җәй айларында уздырылучы 50-дән артык проект чынга ашырыла.
Балык Бистәсе районында ике "Сәләт" клубы эшли. Аның берсе район үзәгендә, ә икенчесе исә, Югары Тегермәнлек мәктәбендә. Әле оешуларына әллә ни булмаса да, кылган гамәлләре байтак инде аларның. Куйган максатлары, өмет-уйлары да бик кызыклы. "Сәләт" активистлары безгә үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләделәр, клуб рәисе булуның хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Камилә Хәлимова
( Балык Бистәсе):
- «Сәләт" клубларының республикакүләм гамәли семинарында катнашкан идем. Бу мөхиткә гашыйк булдым! Аннары «Сәләт-Раушан»да ял иттем. Смена да бик ошады. Минем өчен "Сәләт"- бик зур, дус-тату гаилә. Биредә чын дуслар таптым, бүгенге көндә тормышымны алар белән аралашудан башка күз алдына да китермим. Үземнең көчемне клуб рәисе ролендә сынап карый алуыма бик шатмын. Әлегә бик тырышып «ачык ишекләр» көненә әзерләнәбез.
Илүсә Шиһапова
(Югары Тегермәнлек):
- Бүген клубка 13 кеше йөри. «Сәләт» дөньясы белән таныштыручы квестлар, интуицияне үстерүче уеннар үткәрәбез. Бик тиздән, декабрь башында, «Алтынчы хис» дигән уен үткәрергә планлаштырабыз, әлегә әзерләнәбез. Клубның рәисе була алуыма чиксез шатмын. "Сәләт"тә мин 2014 нче елдан бирле. «Сәләт-Санак»та, «Сәләт-Болгар»да булдым. Бүген дә барлык проектларда актив катнашырга тырышам, чөнки минем өчен әлеге берләшмә - икенче гаилә кебек. Биредә минем дусларым, монда мин хыялларымны чынга ашырам һәм үзем дә төрле яклап үсәм.
Язманы газета өчен
Айсылу Габдрахманова әзерләде.
Нет комментариев