Балык Бистәсе үзәк балалар китапханәсендә – Әниләр бәйрәме
"Ана - бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - ана булуда!" (Һади Такташ) Чыннан да, һәр әни кеше өчен үз баласыннан да газиз, үз сабыеннан да кадерлерәк кеше юктыр бу дөньяда. Ә үз баласы бәйрәм ясаса - бу икеләтә куаныч. Әниләргә бит кыйммәтле бүләкләр дә...
Балык Бистәсе гимназиясенең 2 Б сыйныф укучылары да гомер биргән кешеләренә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм әзерләде. Әлбәттә, без, укучылар белән, ел саен бу матур чараны игътибарсыз калдырмыйбыз. Ә быел безгә аны район үзәк китапханәсендә үткәрү мөмкинчелеге туды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны һәм аларның әниләрен үзләренә кунакка "Минем әнием иң яхшысы" дип исемләнгән кичәгә дәште.
Бәйрәм "Әни исемле фәрештә" дигән презентация (сайтта книжная выставка дигән) белән башланып китте. Аның слайдларын караганда, әниләрнең күңелләре тулып, күзләренә яшь килде. Бу, әлбәттә, шатлык һәм бәхеттән иде. Балалар да, сихри мизгелне күзәткәндәй, бу күренешне дикъкать белән карап утырды.
Чара дәвамында төрле кызыклы уен-конкурслар да оештырылды. Аларда балалар үзләре дә, әниләре дә бик актив катнашты. "Әкиятләрдәге әниләр" дигән викторинаны аеруча яраттылар. Ул экранизацияләнгән әдәби әсәрләргә багышланган идеы.
Укучылар белән берлектә без бәйрәмгә әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар да әзерләдек. Театрральләштерелгән өзекне дә әниләр җылы кабул итте. Гомумән, кичә дәвамында беркем дә күңелсезләнеп утырмады, һәркемнең күңелендә бәйрәм рухы иде.
Үз кулларыңнан белән әзерләнгән бүләктән дә кадерлесе юк, диләр. Шул сәбәпле,балалар да иң кадерле кешеләренә үзләре ясаган бүләк тапшырды. Китапханәчеләр дә җавапсыз калмады: аналарның һәрберсенә ваза бүләк итте.
Бу ямьле бәйрәмне безнең өчен Татьяна Александровна Назарова әзерләде. Әлеге чараны оештыруда катнашкан китапханә хезмәткәрләренә әниләр һәм шәхсән үземнең исемемнән олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Әлбәттә, әниләрне бәйрәмдә генә түгел, һәр туган таңда шатландырып тору мөһим. Укучыларның көндәлекләрендәге билгеләре әниләрен һәрвакыт куандыра торган булсын дигән теләктә каласы килә.
Балык Бистәсе 1 нче гимназия укытучысы
Идалия Минневәлиева .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев