Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе "Йолдыз" балалар бакчасында бәйрәмгә багышланган чара узды

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне итеп билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмнең максаты-хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен дәвам итү, гаилә җепләрен ныгыту, тормышта ана төп фигура икәнлеген аңлату тора. Әниләргә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, әйтелмәгәннәре йөрәктә калды. Ул сүзләрне аналар исән чакта әйтеп калу мөһим.

Безнең "Йолдыз" бакчасы балалары әниләрен котларга бик яраталар. Шушы көннәрдә әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Нәниләр әниләргә багышланган шигырҗләр, җырлар, өзекләр, биюләр өйрәнделәр. Җырлар, шигырҗләрне хәтта инглиз телендә дә ятладылар. "Гаилә" һәм "Өч кыз" әкиятеннән өзек барысына да ошады. Соңыннан балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне әниләренә бүләк иттеләр.

Гөлшат Кәримуллина,

"Йолдыз" балалар бакчасы методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев