Балык Бистәсе Яңа Арыш авылыннан Гүзәл Мөхәммәтрәхимова “Сәләт”оешмасы эшендә катнашкан
Бүгенге көндә укучыларны фәнни эшкә җәлеп итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.Эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен, танып белү активлыгын үстерүгә,алга таба укучының үз һөнәрен дөресрәк билгеләргә дә ярдәм итә.
Шушы көннәрдә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Мөхәммәтрәхимова Казанда "Сәләт"оешмасы тарафыннан оештырылган М.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең II Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова җитәкчелегендә "Сөембикә" һәм "Татарстан" журналы: эчтәлеге, тематика, сәхифәләр" дигән темага фәннә-тикшеренү эше язган иде. Эшләре комиссия тарафыннан уңай бәяләнеп, йомгаклау этабына үтте һәм конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Шулай итеп ул актив катнашучы таныклыгына ия булды. Гүзәлгә киләчәктә тә иҗади уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев