Балык Бистәсе вәкилләре бүләкләнүчеләр рәтендә
Талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасында безнекеләр дә катнашты.
Казан шәһәре Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Халыкара һәм Россиякүләм олимпиадалар, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр анда. Бу тантанада безнең районнан Балалар иҗат үзәге методисты Елена Блинова һәм "Доброволец России -2015" конкурсы җиңүчесе Александр Жаринов та катнашты. Алар Рәхмәт хаты һәм статуэтка белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев