Балык Бистәсе укытучылары өстәл теннисы уенында ярыштылар
Мәгариф

Балык Бистәсе укытучылары өстәл теннисы уенында ярыштылар

"Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында районның педагогия хезмәткәрләре арасында шәхси команда беренчелегенә өстәл теннисы ярышлары булып узды. Анда 8 команда, 30 спортчы көч сынаштылар.

Ир-егетләр арасында Балык Бистәсе гимназиясеннән Максим Бегунов беренче урынны яулады. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренерлары Хәйдәр Зыятдинов белән Равил Миниханов икенче-өченче урыннарныбүлештеләр.

Хатын-кызлардан балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге вәкиле Ольга Куприяновага тиңнәр булмады Икенче урынны Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысы Ләйсән Габдуллина, өченче урынны Шетнево-Тулуштан Гүзәл Харисова алдылар.

Командалар арасында балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге теннисчылары өстенлеккә иреште. Балык Бистәсе гимназиясе командасы икенче урынны алды.

фото: rossoshru.ru


Нет комментариев