Балык Бистәсе укучыларын Африка педагоглары укыта
"Халык-ара туган тел" уңаеннан районның 2 нче номерлы мәктәбендә кичә булды. Анда әниләр дә катнашты. Балалар белән бергә җырлар башкарды алар. Укучылар Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм заманча язучыларның да шигырьләрен сөйләделәр.Ә аннан...
Ә аннан кичәгә чит илләрдә белем алган, инглиз теле буенча күп стажлы Татарстан, Бразилия, Африка педагоглары да килгән иде. Алар "Иҗади инглиз теле" исемле проект буенча чыгыш ясадылар. Инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләүче укучыларны әлеге программа белән таныштырдылар. Икенчедән алып өлкән сыйныфларга курслар үтәргә тәкъдим ясадылар. Соңыннан укучылар ярдәме белән мастер-класс күрсәттеләр. Килешү төзегән укучылар һәр ял көнне районның икенче номерлы мәктәбендә әлеге педагоглардан дәрес алачаклар.
Голназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев