Балык Бистәсе укучылары һәр эштә активлар
Мәгариф

Балык Бистәсе укучылары һәр эштә активлар

Шомбыт мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы район күләмендә оештырылган һәр чарада бердәмлек, активлык күрсәтәләр. Шушы көннәрдә укучылар 20 килограмм нарат һәм 2 килограмм каен бөресе җыеп, район хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. "ЭКОяз" акциясе кысаларында мәктәбебездә макулатура җыю да зур оешканлык белән бара. Бүгенгесе көндә бер тоннадан артык кәгазь калдыклары җыеп тапшырдык...

Шомбыт мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы район күләмендә оештырылган һәр чарада бердәмлек, активлык күрсәтәләр.

Шушы көннәрдә укучылар 20 килограмм нарат һәм 2 килограмм каен бөресе җыеп, район хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. "ЭКОяз" акциясе кысаларында мәктәбебездә макулатура җыю да зур оешканлык белән бара. Бүгенгесе көндә бер тоннадан артык кәгазь калдыклары җыеп тапшырдык инде",-дип хәбәр итте безгә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резидә Исмәгыйлова.

фотоdetkino.ruАвтор Фарваз Каюмова.


Нет комментариев