Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрен үткәрү укучыларның белем дәрәҗәсен тагын да арттырырга ярдәм итә, дип саный мөгаллимнәр.
Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш мәктәбенең 7 "Б" сыйныф укучылары белән үткәрелгән «Минем профсоюз» темасына багышланган сыйныф сәгатендә дә профсоюз эшчәнлеге, эшче-хезмәткәрләр мәнфәгатен яклауда профсоюзның роле хакында киң сөйләшү узган. Укучылар җәмгыятьтә барган һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тиеш, ди сыйныф җитәкчесе Дильшат Вафина.
Фотосы: kursschastlivojzhizni.ru
Нет комментариев