Балык Бистәсе судомодельчеләре  ярышларда сынатмады
Мәгариф

Балык Бистәсе судомодельчеләре ярышларда сынатмады

Әлмәт шәһәрендә судомоделизм спорты буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды.

Аның кысаларында республика укучылары олы төркеме арасында шәхси -команда ярышы да оештырылды. Безнең команда 6 укучыдан торды.
Республика ярышларында Денис Наумов F2-B классында - I, Ислам Гыйзетдинов EH-1250, F-2A классларында- II, Олег Макаров F-3E классында - III нче урыннанрны яуладылар һәм командалар арасында II нче урынны алдылар.
Рәсәй ярышларында Денис Наумов - F2-B классында һәм республика команда составында III нче урынны алды.
Команданы ярышларга «2017 елда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог» гранты иясе В. Елисеев әзерләде.

Нет комментариев