Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе "Салават күпере" балалар бакчасында бер кичәдә ике чара үтте

Полянка "Салават күпере" балалар бакчасында әниләр бәйрәмен бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.

Бәйрәмнең беренче өлешендә әниләр балалар белән бергә шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Ә кичәнең икенче өлеше тагын да сокландыргыч булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланды ул. Бу бәйрәм кичәсе балаларыбыз өчен генә түгел, без-әниләргә дә бик кирәкле, файдалы чара булды. Арабызда күбебез автомобиль йөртүче әниләр бит.
Кагыйдәләрне, светофор, юл билгеләренең ни өчен кирәклеге турында темага уеннарны әниләр өйдән үк әзерләп килгән иде. Токранов, Җәләлиев, Гуськов, Баһаутдинов, Шәрәфиев, Шараповлар гаиләләре чыгышларында аеруча тирән мәгънәлек салынган булып чыкты. Динар Шарапов исә әнисе белән камырдан юл билгеләре дә эшләп алып килгәннәр.
"Бел һәм үтә" исемле конкурска әзерләнгән плакатлардан күргәзмә оештырылды. Анысы да игътибарга лаек иде. Мавыктыргыч бәйрәм кичәсе оештырулары өчен балалар бакчасы коллективына бик рәхмәтлебез.
Ләйсән Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев