Балык Бистәсе районының Күгәрчен мәктәбе укучылары җиңү арты җиңү яулый
Мәктәп тормышыбыз күңелле һәм истәлекле вакыйгаларга бай һәм һәрвакыт гөрләп тора. Шушы көннәрдә Күгәрчен мәктәбе укучылары күп кенә ярыш-бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирештеләр.
10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Нәбиуллина "Замечательный вожатый" конкурсында катнашып, "Самый эрудированный вожатый" исеменә лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез. 5 нче сыйныф укучысы Илназ Зәйнуллин һәм 11 нче сыйныф укучысы Миләүшә Әмирова районыбыз данын яклап, татар теленнән республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнаштылар. Һәм мәктәбебез, районыбыз өчен шатлыклы хәбәр белән кайттылар: Миләүшәбез призлы урынга лаек булган. Афәрин, Миләүшә!
Мәктәбебез укучылары спорт чараларыннан да читтә калмыйлар. Киресенчә, бик теләп катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. Район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Нәбиуллина һәм 11 нче сыйныф укучысы Айнур Хәкимов - 1 нче урынга, 5 нче сыйныф укучысы Әдилә Мингарипова һәм 8 нче сыйныф укучысы Марсель Шәмсевәлиев - 2нче урынга, 10 нчы сыйныф укучылары Айзилә Мөхәммәтҗанова һәм Азат Зиннатов 3нче урынга лаек булдылар. Әлеге ярыштан укытучыларыбыз да читтә калдмады. Директорыбыз Марсель Габделмәүлә улы - 1нче урынга, физик культура укытучысы Марат Исхак улы 2нче урынга лаек булдылар. Без аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Инзилә Сәләхиева,
Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев