21 март көнне Балык Бистәсе районының "Бәләкәч" балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме уткәрелде.
Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен онытмыйча, татар милли киеменнән киенеп өйдән өйгә йөреп , ярма, йомырка, май җыеп карга боткасы пешерделәр. Бәйрәм төрле әкият геройлары белән бәйләнеп барды. Карга, Убырлы карчык, Кыш бабай Һәм Нәүрүз кызы балалар белән төрле конкурслар ,җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Нәүрүз кызы балаларны алма белән сыйлады. Бәйрәм бик күнелле һәм эчтәлекле үтте.
Нет комментариев