Балык бистәсе районы Полянка авылы китапханәсендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Өлкәннәр көне уңаеннан Полянка авылы китапханәсендә "Салават күпере" балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялда булган өлкәннәрне хөрмәтләделәр.
Бәйрәмне китапханә мөдире Анна Вельчинская алып барды. Ул өлкәннәрне чын күңеленнән бәйрәм белән котлады. Аннан соң "Салават күпере" бакчасы балалары үзләренең элеккеге тәрбияче апаларына матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Барлык әти-әниләр исеменнән котлаган Валерий Токрановның сүзләре йөрәккә үтеп керде. Ул балалар бакчасында эшләгән хезмәткәрләрнең эшен югары бәяләп, рәхмәт белдерде.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бу бәйрәмгә шулай ук балаларның дәү әниләре дә килгән иде. Барыбыз да бик канәгать булып калдык.
Без - өлкәннәрне шулай хөрмәт итеп искә алганнары өчен "Салават күпере" бакчасы мөдире Мөслимә Равзутдиновага, китапханәче Анна Вельчинскаяга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Тәнзилә Рәхимова,
ветеран - тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев