Балык Бистәсе районы эшмәкәре Татьяна Караганова укучылар өчен кызыклы дәрес үткәргән.
Мәгариф

Балык Бистәсе районы эшмәкәре Татьяна Караганова укучылар өчен кызыклы дәрес үткәргән.

Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә укучылар күп еллардан бирле "Хәтер" балалар иҗат оешмасында шөгыльләнәләр.

Алар туган авылның тарихын, халкының көн-күрешен, гадәт-йолаларын, якның истәлекле архитектур, археологик урыннарын, һәйкәлләрен өйрәнәләр анда. Шушы көннәрдә район тарихын яхшы белүче эшмәкәр Татьяна Караганова укучылар өчен кызыклы, мавыктыргыч дәрес үткәргән. Алар белән балыкчылар турындагы картина күргәзмәсенә экскурсия оештырган.

Мария Трофимова.


Нет комментариев