Безнең районда "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте күп төрле юнәлешләрдә актив эшләп килә.
Волонтерлар җиңү дәресләре, тарихи квестлар, бердәм хәрәкәт көннәре, Бөек Ватан сугышына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрәләр, ветераннарга ярдәм итәләр.
9 октябрь көнне әлеге хәрәкәтнең Балык Бистәсе районы буенча координаторы Сөмбел Вәлиәхмәтова район үзәк китапханәсендә Балык бистәсе 2 мәктәбе һәм гимназиясе укучылары белән "Мелодияне беләсеңме? (Угадай мелодию) интерактив-патриотик уен уздырды. Анда барлыгы 4 команда катнашты. Укучылар сугыш чоры җырларын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.Уен һәркемгә охшады, җылы тәэсирләр калдырды. Сөмбел чараны оештыруда катнашкан активистларга зур рәхмәтен белдерде.
И. Шакирҗанов.
Рәсемдә: Сөмбел Вәлиәхмәтова хәрәкәт активистлары белән.
Нет комментариев