Балык Бистәсе пенсионерларын укырга чакыралар
Мәгариф

Балык Бистәсе пенсионерларын укырга чакыралар

"Рәсәй пенсионерлар союзы"ның җирле бүлеге белән район пенсия фонды идарәсе пенсионерларны укырга чакыра.

Бүгенгесе көнне компьютер белән эш итү һәм хокукый белем курсларына бары тик эшләмәүче пенсионерлар гына кабул ителә. Әлеге курсларның кыйммәтен аңлатып тору кирәкмәстер.

Укулар октябрь-декабрь айларында төркем җыелып беткәч, 36 сәгатьлек программа буенча алып барылачак. Курслар түләүсез, "Рәсәй пенсионерлар союзы"ның җирле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Фотосы: jbreaker.ru


Нет комментариев