Балык Бистәсе Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасында бәйрәм гөрләде
Олы Елга авылы « Умырзая» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Ел саен балалар көтеп алган бу көнне кояш аеруча ныграк елмайды. Әйтерсең ул да Сабантуй бәйрәмен көтеп торган.
Бәйрәмне тәрбияче Миләушә Насыйбуллина ачык дип белдерде. Балалар ел буе әзерләнгән шигырь, җыр, биюләре белән чыгыш ясадылар. Аннан күңелле уеннар, ярышлар башланды. Чүлмәк вату ярышында хәтта иң нәниләр «Каенкай» төркеме балалары да осталыкларын күрсәтте. Нинди Сабантуй атлар чабышыннан башка булсын ди. Безнең нәниләр «агач» атларга атланып үзлэренең җитезлекләрен сынадылар. Аннан капчык киеп йөгеру ярышыбулды. Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы уеннарында балалар аеруча актив булдылар. Ә инде ахырда көчле, куәтле малайлар кәрәшкә чыкты. «Умырзая» көрәш батыры булып уртанчылар төркеменнән Камил Гыйлаҗев калды. Икенче урынны Ислам Галиев, өченчене Кирилл Пиший яулады. Көрәштә шулай ук Сәйдәш Сибгатуллин, Кәрим Шәйхетдинов, Вильдан Гарифуллин үзләрен оста яктан күрсәттеләр. Балалар бакча хезмәткәрләре ата-аналар иганәчелегендә алган бүләкләрдән бик шат калдылар.
Урам тулып җыр йөри
Көндезен, кичен, иртән.
Ник бу Сабантуйлары
Көн саен булмый икән?
Рушания Сибгатова, Миләүшә Насыйбуллина.
«Умырзая» дуслык балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев