Узган атнада абруйлы комиссия район мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген бәяләде.
Мәгариф учреждениеләрен кышкы ягу сезонына әзерләү, биналарны төзекләндерү, бүлмәләрне, парта-урындыкларны буяп тәртипкә китерү буенча быел аеруча җитди таләпләр куелган. Республика комиссиясен быел Татарстан Республикасы Мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов җитәкләде. Узган еллардан үзгә буларак комиссия составына быел ТР Дәүләт Советы, ТР Җәмәгать палатасы вәкилләре дә кертелгән. Комиссия үз эшен Олы Елга мәктәбе базасыннан башлады. Әлеге уку йортында күргәннәрдән алар канәгать калдылар. Аннан элеккеге еллар тәртибенчә шобага салу үткәрелде һәм шул нигездә тикшерүгә Түбән һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләре чыкты. Ә аңа кадәр республика смотр-конкурсы положениесендә күрсәтелгәнчә комиссия район үзәгендәге "Аюкай" балалар бакчасы белән агротехникумда булдылар. Һәркайсында алар уку бүлмәләрен, спортзалларын карадылар, медицина хезмәтенең ничек күрсәтелүен, балаларга кайнар ризык хәстәрләү өчен нинди мөмкинлекләр булуын күздән кичерделәр. Югары һәм Түбән Тегермәнлек мәктәпләрендә күргәннәрдән дә тулаем канәгать калды алар. Һәр коллектив та быелгы уку елына бик җитди әзерләнгәннәр. Югары Тегермәнлек мәктәбе эчке төзекләндерү эшләре өчен мәктәп яны тәҗрибә участогында җитештерелгән җиләк-җимеш сатудан кергән 40 мең сумга якын эшләп алган акчаны файдаланганнар. Түбәнтегермәнлеләрнең яшелчә орлыгы җитештерүне кәсеп итеп алулары да мактауга лаек. Чөнки ике мәктәптә дә әзерлек начар түгел иде. Ә инде кемнең күпме баллга ия булулары укытучыларның август киңәшмәсендә игьлан ителәчәк.
Шулай ук район мәгариф бүлеге комиссиясе дә паралель рәвештә күп кенә уку йортларында әзерлекне бик җентекләп тикшерде. Олы Елга, Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Трой Урай, Олы Кульга авыллары мәктәпләрендә балаларга белем бирүнең яңа технологиясе кысаларында уку елына күңел биреп әзерләнүләре ачыкланды. Иң сөенечлесе, барысы да туган кыенлыкларны яхшы аңлап, үз проблемаларын чишүнең әмәлен үзләренчә тапкан. Бер мәктәптән дә безгә акча бирмиләр, дигән зарлану сүзләре, кыенлыкларны сылтау итүләрен ишетмәдек. Берәүләр, бакчада үстергән җимеш сатып, икенчеләр металл ватыклары, кәгазь, чүпрәк кисәкләре тапшырудан кергән средствоны файдаланганнар. Билгеле инде туган мәктәпләренә булышкан эшмәкәрләр дә арада юк түгел. Шулай итеп районыбызда булган 14 урта, 10 тугызъеллык, бер башлангыч мәктәпнең балаларны кабул итүгә ныклы хәстәрлек күрүләре ачыкланды. Шулар үрнәгендә 22 балалар бакчаларында да хезмәт коллективларының бердәм көче белән күрелгән чаралар матур хисләр уята.
Идрис Аметов.
Нет комментариев