Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында әкият иленә сәяхәт кылганнар
16 нчы март - әкият уку көне буларак билгеләп үтелә. Безнең арабызда әти-әниләренең, әби-бабаларының әкиятләрен тыңлап, хыялланып үсмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бүгенге катлаулы, тормышыбызны социаль челтәрләр чорнап алган заманда халык әкиятләрен искә төшерү, аларның әхлакый ягына колак салу бер дә артык түгел, миңа калса.
Менә бу көнне без - мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмне үткәрергә булдык. "Теремкәй" балалар бакчасында "Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән бик мавыктыргыч чара оештырдык. "Әкият иле"нә сәяхәткә киткәнче балаларга шактый гына тырышырга туры килде. Чөнки "Әкият иле"нә алып барачак келәм-самолетны тычканнар кимереп, тишеп бетергән иде. Балалар, юлга кузгалганчы тырыша-тырыша бирелгән геометрик фигуралар белән келәм-самолетка ямаулар салдылар.
"Әкият иле"ндә аларны күп кенә табышмаклар, әкият геройларыннан күңелле уеннар көтеп тора иде. Балалар һич кенә дә сынатмадылар. "Кызыл калфак" әкиятендәге кызчык, балаларны төрледән-төрле чәчәкләр үскән аланга алып чыгып, аларны ике командага бүлеп, тиз генә билгеле бер төстәге чәчәкләрне җыярга дәште. Патша кызына әвереләчәк Бака аларны үзе кебек ике аякта сикереп йөрергә өйрәтте. Балаларга "Теремкәй" әкиятендәге геройларга уенчыклардан йорт та төзеп күрсәтергә туры килде. Соңыннан балалар Карлсон алып килгән баллы күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
Балалар бик матур итеп "Кабартма" әкиятендәге хәйләкәр Кабартманың җырын да җырлап күрсәттеләр.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Мәдәният йорты мөдире.Әкият иленә сәяхәт

Мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев