Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе Күгәрчен мәктәбе укытучысы "Иң зур бүләк– укучы хөрмәте" - ди

Укучылары аңа багышлап чыгарган стена газетасы Гөлүсә Иминовага юбилее уңаеннан алынган котлау-бүләкләрнең иң тәэсирлесе булды.

Укытучыларына карата чиксез хөрмәт, мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде ул. Ә укытучыга балаларның, ата-аналарның хөрмәтеннән, рәхмәтеннән дә югарырак бәя юк та инде.
Күгәрчен авылында бик күп кызлар кебек беренче укытучысы Дильшат Хәсәновага охшарга тырыша Гөлүсә. Укытучы булу теләге дә яраткан укытучысы тәэсирендә бөреләнә. Бу хыялына канат кую максатыннан Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияте бүлегенә юл ала.
"Тормыш юлымда гел яхшы укытучылар гына очрап торды миңа. Институтта Роза Асылгәрәева ана теленә булган мәхәббәтемне тагын да тирәнәйтте. Ныклы теоретик белем бирү белән беррәттән, практика узганда да беренче киңәшчем булды",- ди Гөлүсә Иминова.
1989 елда диплом алып туган ягына кайткан кызга үз белгечлеге буенча эш табылмый. Хезмәт юлын Урахча мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрергә туры килә. Мәктәптә үк дус булып йөргән сыйныфташы Илфат Иминов белән язмышларын бәйләгәч-өйләнешкәч Күгәрчен мәктәбенә кайта Гөлүсә. Башта озынайтылган көн группасында эшли, 5-6 сәгать татар теле һәм әдәбият дәресләре дә алып бара. 90 еллардан Гөлүсә Иминова балаларга татар телен укытуда сизелерлек уңышларга ирешә башлый. Гомумән, телебезне саклап калуда Гөлүсә кебек фидакарьләрнең өлеше күләмле. Ул балаларда татар әдәбиятенә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша, сәнгатьле, фикерне аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтә. Дәресләрендә заманча технологияләрне, аерым алганда, Сингапур системасын киң куллана.
Гөлүсә Иминованың сыйныф җитәкчесе буларак та эшчәнлеге игътибарга лаек. Дүрт чыгарылышны олы тормыш юлына озаткан инде ул. Гөлүсә ханым балаларда дуслык, бердәмлек тәрбияләргә, коллективта үзара аңлашып эшләү серләрен өйрәтергә тырыша. "Ел сыйныф укытучысы-2015" район конкурсында уңышлы чыгыш ясавы да моңа ачык дәлил булып тора.
Укый, яза белә башлаганнан бирле шигърияткә гашыйк Гөлүсә. Хәзер дә еш кулына ала ул шигырь китапларын. Шәфкатьлелек, игелеклелек турындагы шигырьләрне аеруча ярата. Шуларны укып күңеленә дәва таба. Шигырь сөйләү конкурсларында катнашып лауреат та булганы бар хәтта.
Укучылары арасында аның юлын сайлаучылар да аз түгел. Алар укытучының аерым бер горурлыгы.
Иминовларның үз балалары белән дә горурланырлыклары бар. Кызлары Гөлинә Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Матур гаиләдә ул үстерәләр. Уллары Рифат аграр университетта инженер-механик һөнәрен үзләштерә.
Ире дә эшкә батыр кавемнән. Колхоз гөрләгәндә агроном да, бригадир да булган. Хәзер ит комбинатының төзелеш бригадасында хезмәт куя.
Бакчада эшләү, гөлләр, чәчәкләр үстерү иң яраткан шөгыльләреннән. Абзар-кураны да буш тотмыйлар Иминовлар. Бозаулар, тавык-чебешләр асрыйлар. Жәй көне генә яңа сарай җиткергәннәр.
"Бүгенге көнемнән бик ризамын. Тормыш иптәшем ныклы терәгем. Туганнар, дуслар белән ярдәмләшеп, яшибез",- ди Гөлүсә.
Гөлүсә Иминованың хезмәт юлы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Әмма аның өчен иң зур бүләк, иң зур мәртәбә алда әйткәнемчә, укучыларының мәхәббәте, ата-аналарның хөрмәте, рәхмәте.
Илгиз Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев