Балык Бистәсе гимназиясе укытучысы Роза Горшкова өчен иң кадерлесе ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре
Мәгариф

Балык Бистәсе гимназиясе укытучысы Роза Горшкова өчен иң кадерлесе ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре

Соңгы араларда Тәскирә әбисе төшенә кереп йөдәтте Розаның. Хәер, йөдәтте дисәң дә инде, аны күрү чынбарлык сыман: елмаеп, матур булып керә әбисе. Әйтерсең лә, аның уңышларын күреп сөенә дә янәдән үз фатыйхасын бирә. Әллә үз юлын сайлаган өчен рәхмәт әйтүе дә микән? Ихтимал. Оныгының бүген "Ел укытучысы", "Безнең иң яхшы...

...Тәскирә әбисе аеруча яратты шул оныгын, арада иң татлысы, иң баллысы дия иде. Сугыш авырлыкларын, утлы еллар михнәтен үз башыннан кичерсә дә беркайчан да каударланмады, сабыр булды. Гомерен мөгаллимәлек хезмәтенә багышлады-Котлы Бөкәш мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде, укырга-язарга өйрәтте. Мәктәп, җәмәгать эшенә дә өлгерде, өйгә алып кайткан кочак-кочак дәфтәрләрен дә тикшерде. Укытучы һөнәренә мәхәббәт әнә шул китап-дәфтәрләрдән күчте ахыры Розага.

Балык Бистәсе гимназиясен алтын медальгә тәмамлады ул. Һәр фәнгә, укытучыларның такта янына басып дәрес аңлатуларына кадәр гашыйк иде. Күңелендә йөрткән хыялы аны туган мәктәбенә эшкә алып килде. Педагог-оештыручы буларак башланган хезмәт тиз арада үз эченә бөтереп алды-гимназиядә үткәрелгән төрле чараларның, укучылар белән бергәлектә уздырылган бәйгеләрнең үзәгендә кайнады Роза. Оештыру, лидерлык сәләтенең көчле булуы һәм үзгә бер талант та иде бу! Гимназия директоры Вера Ивановна Шелкова ут кебек ялкынланып, илһамланып эшләгән хезмәткәренә карап сокланып туя алмады: "Укытучы булып тугандыр бу!" диде ул куанып. Һәм коллегалары арасында үзен бары яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән Роза Аркадьевнага сыйныф җитәкчесе булырга, рус теле, әдәбияты дәресләрен укытырга тәкъдим итте. Ялгышмады тәҗрибәле директор. 1999 елда Роза Горшкова алган 6 нчы сыйныф укучылары өлгереш, тәртип ягыннан үрнәк булдылар. Моның асылында, әлеге дә баягы, оештыру сәләтенең көчле булуы ярылып ята иде. Укучылар бер-берләренә дустанә мөнәсәбәттә яшәделәр, бергәләп экскурсияләр оештырдылар, бәйрәм чаралары гөрләп узды. Сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләве исә үзара аңлашу белән үрелде. Әлеге чыгарылыштан соң алган сыйныф укучылары да беркайчан сынатмадылар, фән олимпиадаларында үрләр яуланды, бердәм дәүләт имтиханнары уңышлы узды. Ул укыткан укучылар рус теленнән өстәмә дәрес алыр өчен башка репетитор эзләмәделәр, кирәк тә санамадылар. Аларның мәктәптә алган белемнәре нигезле, ышанычлы булды.

Замана белән бергә алга атлар өчен үзенә дә уку-укытуга кагылышлы яңа технологияләр белән танышып бару кирәк иде. Роза Горшкова анысын да истән чыгармады. Чөнки заманча технологияләрдән файдаланып белем бирү укучыда фәнгә карата кызыксыну уята, активлыгын үстерә, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә, белемнәрен тирәнәйтә дип саный ул. Ә укытучының даими эзләнүләре, үз өстендә эшләве педагогик осталыкны тагын да арттыра. Район күләмендә уздырылган семинарларда эш тәҗрибәсен уртаклашса, "Ел сыйныф җитәкчесе", "Ел укытучысы" конкурсларында киңкырлы педагогик талантын ачып бирә алды Роза Горшкова. Уңышлар исә озак көттермәде, югарыда телгә алынган бик күп титулларны үзенеке итте ул, республика мәгариф министрлыгының бик күп бүләкләренә ия булды. Әмма аның өчен иң кадерлесе укучыларының, әти-әниләренең ихластан әйтелгән рәхмәте иде.

Бүген Роза Аркадьевна Горшкова укытучылык хезмәтеннән тыш Балык Бистәсе гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын да башкара. Бу вазыйфа аңа тагын да зур җаваплылык йөкли. Ә без исә аңа югары үрләр, нәтиҗәле эшләр, зурдан-зур уңышлар телибез.

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев