Тәрбияче булу - авыр хезмәт. Күпме баланың сәламәтлеге, иминлеге өчен җаваплы ул. Шушы көннәрдә мәктәпкәчә хезмәткәрләрнең, тәрбиячеләрнең бәйрәмнәре булды. Көндәлек авыр хезмәтләрен искә алып, аларны котларга, сабыйларга биргән йөрәк җылысы өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлек туды.
Бу көнне "Березка" балалар бакчасында да бәйрәм үткәрделәр. Һәр төркем балалары бакча хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Балалар башкарган шигырҗләр, җырлар, биюләр педагогларның күңеленә хуш килде. Аларның йөзеннән елмаю китмәде, күңелле ял иттеләр. Чараны музыка җитәкчесе Елена Маслова алып барды. Ул балалардан кемнәрне котлыйсыз дитп сорады. Алар югалып калмады, бакча хезмәткәрләрен барысын да атадылар. Тәрбиячеләр, нянечкалар, шәфкатҗ туташы, татар теле һәм физкулҗтура тәрбиячесе, пешекчеләр, бакча сакчылары, җитәкче - берсен дә онытмадылар. Бакча хезмәткәрләрен ата-аналар да котлады. Алар зур итеп теләкләр язылган стена гәҗите ясаганнар. Бу көнне барысына да чын күңелдән теләкләр әйтелде. Бәйрәм ахырында балалар хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды һәм дискотекада күңел ачтылар. Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Сезнең мәрхәмәтлелегез, педагогик осталыгыгыз балаларның һәр көнен шатлык һәм бәхеткә күмәчәгенә без ышанабыз.
Гөлназ Нуриева.
Нет комментариев