Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә һәр бәһрәм кызыклы, мавыктыргыч уза
Мәгариф

Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә һәр бәһрәм кызыклы, мавыктыргыч уза

Балалар иҗат үзәгендә бәйрәм кичәсе гөрләде.

Елена Архиреева җитәкчелегендәге "Бергәләп өйрәнәбез" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен чара уздырды алар. Әлеге үзәктә үтүче бәйрәмнәр кызыклы, мавыктыргыч, кабатланмас уеннары, заманча көйләре белән башкалардан аерылып тора иде. Бүгенгесе дә бик күңелле үтте. Кичәне Эльвира Кәримуллина җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөрүче балалар алып барды. Урманчы карт ролен Илья Маямсин, Октябрь малайны Райнур Сәйфетдинов, алып баручы Адилә Гаффарова уйнады. Кунакка ата-аналар күпләп килгән иде. Уеннарда алар да теләп катнашты. Сораулы-җавап, табышмаклы, пазл җыю, кисәкләрдән яфрак төзү биремнәре күпләп булды. Балалар тапкыр җаваплары белән сөендерделәр. Моң-җырлы уеннарга да бай булды кичә. Балалар көз турында шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан алып баручылар балаларга тәмле кәнфитләр тараттылар.

Гөлназ Зарипова.


Нет комментариев