Мәгариф
Балык Бистәсе 2нче номерлы мәктәбендә 1-5 сыйныф укучылары белән “Ватанны данлап җырлыйбыз” темасына матур патриотик кичә оештырылды
Яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләү- үтә әһәмиятле бурычларның берсе. Әлеге юнәлештә төрле юлларны сайлыйбыз. Бу юлы 1-5 сыйныф укучылары белән "Ватанны данлап җырлыйбыз" темасына матур патриотик кичә оештырдык.
Кичәгә балалар зур җаваплылык белән алындылар, туган ил, аны саклаучылар турында матур җырлар сайладылар, костюмнар юнәлткәннәр. Кайбер сыйныфлар җырларына инсценировка да уйлаганннар....
Яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләү- үтә әһәмиятле бурычларның берсе. Әлеге юнәлештә төрле юлларны сайлыйбыз. Бу юлы 1-5 сыйныф укучылары белән "Ватанны данлап җырлыйбыз" темасына матур патриотик кичә оештырдык.
Кичәгә балалар зур җаваплылык белән алындылар, туган ил, аны саклаучылар турында матур җырлар сайладылар, костюмнар юнәлткәннәр. Кайбер сыйныфлар җырларына инсценировка да уйлаганннар. Алып баручылар - Диләрә Фәхретдинова һәм Артур Борисовлар бәйрәмгә аеруча җанлылык өстәделәр.
Боларның барысын да бәйрәмгә чакырылган балаларның әтиләре һәм таләпчән жюри күзәтте. Кичә азагында барлык катнашучылар да хөрмәтләнделәр. Ә менә Галина Сорокина җитәкчелегендәге 3 "Б" сыйныфы Гран -Прига лаек булдылар.
Шушындый чаралардан соң күңелләрдә Ватаныбызны лаеклы яклаучылар,саклаучылар, аны яратучылар үсә бит дигән ышаныч туа.
Татьяна Власова,
Балык Бистәсе 2нче номерлы мәктәпнең
педагог -оештыручысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев