Балалар иҗат үзәге каршында "Чулман" исемле cәләт клубы эшли башлады.
Аны "сәләтле балалар үзәге" дип тә йөртәләр.
- Сәләтле балаларны барлыйбыз, туплыйбыз, үстерәбез. Балаларны яшь галимнәр, атказанган остазлар белән таныштырабыз, алга таба тормышларында сәләтләренә тәңгәл һөнәр, күңелләренә кулай юл, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итү мохите тудырырга тырышабыз. Алар өчен быел КВН, дебаты һәм башка кызыклы, мавыктыргыч уеннар оештырырга планлаштырабыз. Шулай ук төрле республикакүләм конкурсларында катнашачакбыз, алдагысына әзерләнә дә башладык инде,-ди аның җитәкчесе Фәридә Сәмиева. Бүген әлеге клубка авыллардан һәм район үзәгеннән иң актив, татар телен яхшы белүче 30 дан артык бала йөри. Аларның саны артып та китә икән.
Нет комментариев