Мәгариф
Балык Бистәсе мәктәпләрендә сәламәтлек дәресләре үткәрелә
Район мәгариф бүлеге тәкъдиме белән мәктәпләрдә атнаның бер көнендә сәламәтлек сәгатьләре үтә.
Укучылар залларга җыелып төрле күнегүләр белән музыкаль пауза ясый. Һәр мәктәптә дә бу көн үзгә оештырыла. Районның икенче номерлы мәктәбенең барлык сыйныфлары исә бер залга җыела. Унберенче сыйныф укучылары ярдәмендә күңелле музыка астында флэш-моб бии алар. Башкалардан аерылып торган үзенчәлекле алымнары да бар. Сәламәтлеккә файдалы, витаминнарга бай яшелчәләрне бер-берсенә бүләк итәләр, мәктәпкә килүчеләргә дә тәкъдим итәләр. Районның беренче номерлы гимназиясе укучылары спортзалда яки коридорда бергә җыелып музыка астында төрле хәрәкәтләр, күнегүләр ясыйлар икән. Ә менә Югары Тегермәнлек мәктәбе укучылары бу көнне күптән түгел генә мәктәптә оешкан "Сәләт" клубы белән берлектә бию хәрәкәтләре өйрәнәләр. Зур бер төркемгә бертөрле бию өйрәнүе авыр булса да, аларга бу шөгыль ошый. Коллективны, балаларны берләштерүче менә дигән алым дип саный алар бу чараны. Котлы Бөкәш мәктәбе коллективы да үзенчәлекле һәм күңелле алым куллана. Алар атнаның әлеге бер көнен темалап үткәрә, һәр сәламәтлек сәгатендә бәйрәмнәргә багышлап флэш-моб биюләр өйрәнәләр.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев