Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балыкбистәлеләр «Балкыш» фестивалендә катнашып кайттылар

Арча районы мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның “Балкыш” (“Сияние”) VIII республика фестивале зона этабы узды. Анда Әтнә, Теләче Биектау Балык Бистәсе, Арча районнары үзешчән артистлары, иҗат коллективлары катнашты.

«Балкыш» фестивалендә катнашучы балыкбистәлеләр


Быел “Балкыш” фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Балыкбистәлеләр һәр  фестивальдә актив катнашып уңышлы чыгыш ясап киләләр.
Арча җирлеге фестивальдә катнашучыларны гадәттәгечә җылы кабул итте. “Балкыш” VIII республика фестиваленең зона этабында канашучыларны Арча муниципаль районы җитәкчесе Илшат Нуриев сәламләде.
“Өлкән буын вәкилләренең уңганлыгына сокланып яшим. Сез төзегән фундаментта без бүген тормышыбызны алып барабыз. Концерттан һәркемгә күңел күтәренкелеге алып кайтып китәргә язсын,” – диде ул.
Бәйгедә катнашучыларга шулай ук  Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков тә үзенең теләкләрен җиткерде. 
Әйе, ул билгеләп үткәнчә, әлеге фестиваль  чыннан да өлкәннәрнең көтеп алган бәйрәме. Беренче фестивальдә 3000 кеше катнашкан булса, узган ел ул 20000 кешегә җиткән.
Бу иҗади фестиваль безнең районыбызда яшәүче өлкән яшьтәгеләр арасында да елдан-ел киңрәк популярлык ала бара. Лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызга ул   рухи үсеш өчен яңа шартлар тудыра.  Иҗатта, сәхнәдә үзләрен сынап карау  мөмкинлеге бирә. Әлеге фестивальгә Балык Бистәсе  районы өлкәннәре быел да ныклап әзерләнделәр.  Ветеран башкаручыларның зона ярышларына чыгышларын әзерләүне җитәкчелек район мәдәният йорты методисты Анатолий Автономовка һәм  хормейстер Фирдания Бәдертдиновага йөкләде.  Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев һәрдаим әзерлекнең барышы белән кызыксынып торды.
Катнашучылар  төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Бу – соло, вокал һәм  фольклор ансамбльләре, хореография, нәфис сүз.
Репертуар сайлаганда  патриотик тәрбиягә аеруча игътибар бирелде. Ватан алдындагы бурыч, тынычлык, тугрылык хакындагы темалар сайланды. Һәрбер концерт номеры  өчен аерым презентация эшләнгән иде. Үзешчәннәребез чыгыш ясаганда алар экранда күрсәтелеп барылды.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Роза Гариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса