Балалар лагерь белән саубуллаша
Мәгариф

Балалар лагерь белән саубуллаша

Балык бистәсе икенче номерлы мәктәп базасында балалар бер ай буе ял иттеләр. Шушы көннәрдә лагерьның ябылу тантанасы булды.

80 бала "Маленкая страна" исеме астында дүрт группага бүленделәр. Алар үз чиратында Гончики, Светофор, Дети России, Фиксики исемнәрен йөртте. Һәр группада икешәр вожатый эшләде. "Балалар ай буе төрле кызыклы уеннар өйрәнделәр, конкурсларда сынаштылар. Бигрәк тә башваткыч, ребуслар чишү ошады аларга. Бүгенге тантанада да һәрберсенә мактау грамоталары тапшырачакбыз. Вожатыйларыбыз да үз эшләренең остасы булды. Мавыктыргыч уеннар уйлап таптылар, конкурслар оештыруда бик җаваплылык белән карадылар",-диде өлкән вожатый Светлана Ахметшина.

Лагерьның соңгы көнендә иң актив отрядларны билгеләп үттеләр. Тагын бер кабат конкурсларда көч сынашып алдылар. Соңыннан күңелле концерт оештырдылар.


Нет комментариев