Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. 

  Шушы көннәрдә бакчабызда нәниләр өчен “Сабантуй”бәйрәме булып узды

  Тәрбиячеләр  мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар. Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу – барысында да катнашты нәниләр. Бер төркем балалар чүлмәк ватучыларга көч биреп торды. Ә көрәш батырларын Камыр батыр белән Мәргән  батыр билгеләде. Һәркем үзенең осталыгын  күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде. Тирә-юньдә уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде.
Һәр сабый үз бәхете белән туып әти-әнисе кочагында үссен, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәсен иде. 

Нурфия Галиуллина,
“Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев